Республика халкы арасында татар теле популярлаша

Татарстан җитәкчелеге республикада татар телен саклау һәм үстерү белән бәйле проблемаларның көннән-көн актуальләшә баруын яхшы аңлый. Әлеге мәсьәләне хәл итү буенча алып барыла торган эшчәнлек уңай нәтиҗәләрен бирә башлаган инде.
Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы утырышының “Хөкүмәт сәгате”ндә республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. Ул депутатларны Татарстан республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын үтәү барышы һәм нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Соңгы вакытта матбугатта республикада уздырыла торган төрле чараларда татар теле тиешле дәрәҗәдә кулланылмау турында еш сөйлиләр. Бу, чыннан да, шулай. Татарстан җитәкчелеге әлеге проблеманың мөһим булуын яхшы аңлый. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне хәл итү буенча актив эшчәнлек алып барыла”, - диде Энгель Фәттахов депутатларга.
Рус телле балаларның татар телен үзләштерәсе килә
Татар теленә өйрәтүнең яңа ысулларын булдыру – тиз арада чишелергә тиешле иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Укучылар өчен китапка текәлеп утыруга караганда, интерактив такталардан файдалану, Тукай телен башка кызыклы чаралар ярдәмендә өйрәнү нәтиҗәлерәк булыр иде, әлбәттә. Ә иң кызыклысы, әлеге төр тәкъдимнәр белән шәһәр җирендә яшәүче рус телле балаларның әти-әниләре чыга икән.
“Мәктәпләрне яңа инновацион технологияләр белән тәэмин итү буенча актив эшчәнлек алып барыла. Ә нәкъ менә татар телен шул рәвешле өйрәтә башлау мәсьәләсендә проблемалар, чыннан да, юк түгел. Шулай да, соңгы вакытта бу өлкәдә алга китеш бар. Укучыларның Тукай телен яңа төр технологияләр ярдәмендә тизрәк үзләштерүен барыбыз да яхшы аңлый. Димәк, бу эш һичшиксез азагына кадәр җиткереләчәк”, - дип сөйләде үзенең чыгышында Энгель Фәттәхов.
Вузларда татар телен саклау мәсьәләсе Президентны да борчый
Югары уку йортларында татар телен өйрәнү проблемасы турында да онытырга ярамый. “Балалар бакчалары, мәктәпләрдә татар телен өйрәтү турында күп сөйлибез, ә менә югары уку йортларында татар телен ничек саклап калырга? КФУда татар факультеты бетерелде, югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты белгечләре кими. Әле алай гына да түгел, татар теле укытучысы булырга теләүче яшьләр дә бик аз хәзер”, - дип министрга мөрәҗәгать итте Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин.
Энгель Фәттахов бу проблеманың аеруча әһәмиятле булуы белән килеште. “Республикага югары белемле милли кадрлар, әлбәттә, кирәк. Бу проблема Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да борчый. Ул безнең алга әлеге системаны җайга салу бурычын куйды. Бу өлкәдә эшчәнлек башланды инде”, - дип җаваплады яңа гына расланган Премьер-министр урынбасары.
Халыкта татар теле курсларына ихтыяҗ зур
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда халык арасында татар теле буенча курслар популярлашкан икән. Узган елны әлеге курсларда республиканың төрле урыннарында эшләүче 5 меңнән артык хезмәткәр белем алган.
“Әлеге курсларның төп максаты – халыкта татар теленә карата кызыксыну уяту, бу телне өйрәнәсе килү теләге тудыру. Шунысы сөенечле – кешеләр арасында әлеге курсларга ихтыяҗ көннән-көн үсә”, - дип ассызыклады министр.
Чыганак: http://www.intertat.ru