Ижауда «Россия. Казан. Универсиада» фотокүргәзмәсе ачыла
26 сентябрь көнне Ижау шәһәренең ВЦ «Галаерея»сында «Россия. Казан. Универсиада» фотокүргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең авторы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадада катнашучы «Удмуртская правда» гәҗите фотокорреспонденты Анастасия Шуткина булды.
Күргәзмәдә - йөзү, җиңел атлетика, нәфис гимнастика спорт төрләре һәм универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантансыннан фотосүрәтләр тәкъдим ителәләр. Иң эмоциональ һәм күңелле кадрларда авыр атлетика спортчыларының чыгышлары.
Күргәзмәдә катнашучылар спорт бәйрәме белән якынлаша, аның зурлыгын, күркәмлеген бәяли, кызган көрәш рухын сизә,фотокамера белән туктатылган эмоцияләрне якыннан күрә һәм үзләрен студентлар уенының тамашачысы итеп сизә алачаклар.
«Спорт - ул ышана алмаслык тизлек. Спорт чарасының кызыклы минутларны, эмоцияләрне тотып алу- бу төп бурыч. Ә бу барып чыксын өчен төшерергә, төшерергә һәм төшерергә...арганлыкка игътибар итмичә меңләгән кадрлар төшерергә кирәк», - дип уртаклашты А. Шуткина.