Татарстанда Равил Бохараевны искә алалар
26-27 сентябрь көннәрендә шагыйрь, язучы, журналист һәм тәрҗемәче Равил Бохараевның исемен мәңгеләштерү уңаеннан Казан каласында төрле чаралар оештырыла.
26 сентябрь кичендә Василий Аксенов музей-йортында Равил Бохараевны искә алу кичәсе була. Әдәби кичәне Бохараевның хатыны - Лидия Григорьева үзе алып барачак. Лидия ханым белдергәнчә, биредә Казанның төрле буын шагыйрьләре Бохараев хакындагы истәлекләре белән уртаклаша, аның шигырьләрен укый.
27 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә Иске татар зиратында Равил Бохараевка мемориал ачыла. Мемориал проектын рәссам Дмитрий Кузнецов шагыйрьнең тол хатыны белән бергәләп тормышка ашырган. Әлеге чарада Татарстанның сәнгать һәм җәмәгать эшлекләре катнаша. Монумент ачылышына Лондон каласыннан да делегация һәм Бохараевның хатыны - Лидия Бохараева-Григорьева да килер дип көтелә.
Чыганак: http://www.intertat.ru