Владимир шәһәрендә татар мәдәнияте атналыгы узачак
Владимир өлкә китапханәсе «Интернациональ Владимир» дип исемләнгән проект тәкъдим итә. «Татар әкияте» татар мәдәнияте атналыгы 23 сентябрьдан 27 сентябрьга кадәр барачак.
Китаханәгә килүче һәр кешене татар җырлары, гореф-гадәт, йолалары, табышмаклары, мавыктыргыч күргәзмәсе белән танышу һәм әлбәттә күңелле сюрпризлар көтәчәк.
Татар мәдәнияте атналыгы Владимир өлкәсенең «Бәхет» халык һәм шәрык мәдәнияте иҗтимагый яшьләр оешмасы ярдәмендә оештырыла.
23 сентябрь – «Татар әкияте» татар мәдәнияте атналыгы ачу тантанасы булачак.
24 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә китапханә, барлык теләүчеләрне татар әкиятләрендәге серле әкияти персонажлары “Бичура, Шүрәле” һ.б белән сәяхәткә чакыра. Чара Мира урамы 51 нче йорт адресы буенча узачак.
25 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә «Искиткеч Татарстан» дип исемләнгән матур, кызыклы, сирәк очрый торган, гадәттән тыш архитектур һәйкәлләре һәм урыннарына
сәяхәт көтә.Ул да шул ук Мира урамы 51 нче йорт адресында узачак.
26 сентябрь көнне 15.00 сәгаттьтә китапханә, милли татар ашлар буенча сәяхәт башлый.
27 сентябрь 14.00 сәгатьтә китапханә үзенең татар мәдәнияте атналыгы йомгаклау итеп барчагызны «Балалар Сабантуена» көтеп кала.
Атна дәвамында китапханә фойесында татар милли көйләре яңгырап торачак, шулай ук татар биюләре, уеннары, спектаклләре белән видио-роликлар да күрсәтеләчәк.