belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татнетны үстерү фондының рәсми сайты ачылды

Татнетны үстерү фондының рәсми сайты ачылды

23 Sep, 2013 root 0
Татнетны үстерү фонды
belem.ru яңалыклары

Узган атна ахырында http://tat-i.net адресы буенча Интернет челтәрендә Татнетны үстерү фондының рәсми сайты эшли башлады. Рәсми сайтта:

- фонд яңалыклары һәм эшчәнлеге белән беррәттән татар интернетында булган мөһим вакыйгалар, аларның анонслары белән танышып барырга,

- аналитик материаллар белән танышырга һәм мәкаләләрдә кузгалтылган темаларга фикер алышырга,

- танылган татар интернетчылары белән интервьюлар укырга,

татар интернетының иң яхшы сайтлары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат алырга,

- ярдәм кирәк булган интернет-проектлар, шәхесләр белән танышып, аларга ярдәм күрсәтүдә катнашырга мөмкин булачак.

Татнетны үстерү фондына исә нигез 2013 елның апрель аенда түбәндәге максатлардан чыгып салынган:

- Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;

- татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;

- Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;

- татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.

Фондның "Татар иле" һәм "ВКонтакте" челтәрләрендә дә төркемнәре бар.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.09.2013 - 18:02):https://belem.ru/node/4422