Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” хыялый – кыйссасында символлар системасы
Җир йөзенең яралуы белән дөньяда яхшылык белән начарлык көрәше башлана. Ул көрәш җир йөзенең соңгы көннәренә кадәр барачак. Кайсы як җиңәр соң?! Безгә билгесез түгел. Ләкин ышанасы килә: яхшылык җиңәчәк! Ләкин нинди бәя белән?!
“Албастылар” хыялый-кыйссасын укыгач шул уйларны уйлагандыр укучы. Кыйсса - (гарәп сүзе. Күплек саны - кыйсас) Шәрык әдәбиятында һәм фольклорында эпик (кайчак лиро-эпик) жанр атамасы. Ул татар әдәбиятында да күптәннән актив. Кыйссада, кагыйдә буларак, нинди дә булса гадәттән тыш, кызыклы, мавыктыргыч, драматик, гыйбрәтле вакыйгалар, хәлләр хикәяләнә, бәян ителә. Сюжет үстерелеше кайвакыт лирик кичерешләр, төрле уйланулар белән кушып бирелә. Кыйссада конфликт кискенлеге, кайвакытта трагик характерда булуы белән аерылып тора. Күп кенә кыйссаларда күчмә сюжетлар, төрле легендалар, риваятьләр, хәтта мифлар да эшкәртелә. Аларда романтик рух, гомумиләштерүләр, гайре табигыйлек өстенлек итә. Еш кына реаль тормыш белән фантастик күренешләр үреп бирелә... Кыйссада уйдырмалылык, маҗаралылык, сюжет катлаулылыгы, әкияти як көчле. Лириклык та үзен нык сиздерә. Геройлар да гайре табигыйрәк. Күләм дә чагыштырмача зур... “Албастылар” хыялый-кыйссасында символлар бик еш очрый. Әйтик, юл, тупыл агачы, тәре билгесе, артыш таягы, капкага дегет буяу күренеше, ат (Аксай), бүре (Аккүз, Азау), торна Гөлби.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” хыялый – кыйссасында символлар системасы | 14.01 KB |