15 мәктәп – ул әле чик түгел, диде мэр Илсур Метшин Казан мәктәпләренең Россия буенча иң әйбәт 500 мәктәпне ачыклаган рейтинг турында
Россиянең 500 мәктәбе арасындагы конкурста Татарстан Республикасының 19 мәктәбе кергән, аларның 15е – Казан мәгариф учреждениеләре.
Россиянең 500 мәктәбе арасындагы конкурста Татарстан Республикасының 19 мәктәбе кергән, аларның 15е – Казан мәгариф учреждениеләре: 6, 9, 39, 132 нче мәктәпләр, 7, 19, 102, 122, 139 нчы гимназияләр, КФУның Н.Лобачевчкий исемендәге лицее, 2 нче лицей-интернат, 2, 35, 131, 145 нче лицейлар.
Әлеге рейтингны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме, “Учительская газета” басмасының һәм “РИА-новости” агентлыгының мәгълүмати булышлыгында Мәскәүнең өзлексез белем бирү үзәге уздырган. Тикшерүчеләр укучыларның БДИ тапшыру күрсәткечләрен, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләре һәм призлы урыннар алучылары булуын һәм белем бирү сыйфатын чагылдыра торган башка күрсәткечләрне исәпкә алган.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шулай дип игълан итте, бу мәгариф учреждениеләренең шәплеге минем өчен яңалык түгел, диде. Сүз дә юк, рейтинг – ул хәлебезне башка шәһәрләр белән чагыштыру өчен әйбәт нәрсә, мисалга, 500леккә эре шәһәрләрдән Екатеринбургның 7, ә Уфаның 5 кенә мәктәбе кергән, Түбән Новгородның – 10. Гомумән, бу белем бирүнең лакмус кәгазе һәм шушы рейтингка керә алмаганнар өчен алга омтылышка нигез, дигән фикердә Казан мэры. Мәскәүнең шушы үзәге әзерләгән Роосиянең 25 әйбәт мәктәбе исемлегенә дә КФУ карамагындагы Н.Лобачевский исемендәге лицее кергәнлеге билгеле. Киләсе елга мондый рейтингларда Казан мәктәпләренең күбрәк керүе һәм шуның өчен тагын да тырышырга кирәк, 15 мәктәп – ул әле чик түгел, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында да андый рейтинг уздырырга, дип юнәлеш бирде И.Метшин бу мәсьәләдә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru