Аспирантура 4 еллык булырмы?
Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Санкт-Петербург фәнни үзәге рәисе Жорес Алферов фикеренчә, мәгарифтә яңа ысуллар үстерергә кирәк. Бу үз чиратында нанотехнологияләр үсешенә йогынты ясаячак.
Галим аеруча магистратура һәм аспирантурада әзерләнүче кадрлар проблемасын ассызыклады. Алферов әйтүенә, соңгы елларда аспирантураның Россия һәм чит илдәге эшчәнлек сыйфаты кимегән. Әлеге фикер белән Россия Фәннәр академиясенең башка вице-президенты, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий да килешә. Фәннәр академиясендә ясаган чыгышында галим түбәндәге фикерләре белән уртаклашты: фундаменталь әзерлек яхшы алып барылса да, без Көнбатыштан калышабыз икән.
Россиядәге белгечләр әзерлеге сыйфатын үстерү максатыннан, Россия Фәннәр академиясенең Академик физик-технология университеты барлыкка килде. Ләкин бу гына җитми күрәсең. Чөнки Алферов аспирантурада уку срогын 4 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә.