Казанда эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә 120дән артык мәктәп катнашачак
Ярминкә 21 нче сентябрьдә сәгать 9.00-14.00 “Парк Хаус” сәүдә үзәгендә уза.
21 нче сентябрьдә “Парк Хаус” сәүдә үзәгендә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, гомубелем бирү мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпара белем бирү комбинатлары укучылары җитештергән эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча 6 нчы республика ярминкәсе уза.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада 120дән артык мәктәп һәм 50дән артык һөнәри белем бирү учрждениеләре, шулай ук Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы, 1 нче номерлы Раиф федераль һөнәри училищесы катнашачак.
Ярминкәне оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Сәгать 9.00-14.00 эшләячәк ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен генә түгел, ә бакча участогына төрле товарлар, тегелгән әйберләр, пешерелгән ризыклар, мебель, көнкүреш кирәк-яракларын, төрле кул эшләнмәләрен сатып алып булачак, шулай ук укучылар иҗади номерлар белән чыгыш ясаячак.
Быел ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә, һәнәри-техник белем бирү системасы хезмәткәрләре бәйрәменә һәм Бөтендөнья укытучылар көненә багышлана.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru