«Татар моңы» халыкара бәйгесендә катнашырга чакырабыз
«Татар моңы-2013» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесе оештыручылары, сайлап алу турында катнашу өчен Россия регионнарыннан татар җырларын башкаручы яшьләрне чакыра (15 яшьтән алып 35 яшькә кадәр).
Бу бәйгедә үзен сынап карарга теләүчеләр 2013 елның 15 октябренә кадәр аудио яки видио язмаларын һәм гариза анкетасын: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 нчы йорт, ТР мәдәният министрлыгы яки tm@tatar.ru адресы буенча электрон почта аша җибәрергә тиеш булалар.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә булачак: «Сольный вокал» (хатын-кызлар һәм ир-атлар тавышы), «Инструменталь башкару», «Вокал ансамбльләр» һәм «Инструменталь ансамбльләр».
Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-75-00.
Бәйгенең башкарма директоры Вил Нургали улы Усманов: 8 906 117 5733
Бәйгене оештыручы: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.
Бәйгенең максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту, яшь талантларны табу һәм үстерү.
Чыганак: http://mc-idel.ru/tt