КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә кергән
Илнең иң яхшы 500 мәгариф учреждениесе исемлегенә 19 Татарстан мәктәбе кергән.
КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә кергән.
2012-2013 нче елларда мәгариф өлкәсендә югары нәтиҗәләр күрсәткән илнең иң яхшы 500 мәгариф учреждениесе исемлегенә Татарстанның 19 мәктәбе кергән. КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан кала алар арасында Казанның 139 нчы, 19 нчы номерлы гимназияләре, 131 нче номерлы лицей, 39 нчы номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе, 2 нче номерлы лицей-интернаты, М.С.Устинова исемендәге 102 нче номерлы гимназия, 122 нче номерлы гимназия, 7 нче номерлы гимназия, 145 нче номерлы лицей, 2 нче номерлы лицей, 35 нче номерлы лицей, 132 нче номерлы чит телләрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе, 6 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе, 9 нчы номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе, Яр Чаллының 76 нчы номерлы гимназиясе, А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 26 нчы номерлы гимназия, Алабуганың 10 нчы номерлы мәктәбе кергән.
Исемлек “РИА Новости” һәм “Учительская газета” мәгълүмати ярдәме һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Мәскәүнең даими математик белем бирү үзәге тарафыннан әзерләнгән.
Исемлекне формалаштырганда, мәктәпне тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләре, укучыларның 2013 нче елда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында күрсәткән нәтиҗәләре исәпкә алынган. Мәктәп, 500 иң яхшы уку йорты исемлегенә керсен өчен, үткән өч уку елында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында кимендә бер җиңүчегә яки призерга ия булырга тиеш булган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru