IT-чемпион бәйгесен оештыручылар янә планшетлар өләшә
IT-чемпион бәйгесендә катнашучы укучылар тырышлыгы белән җәйге каникулларда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) 20 меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның иң активлары бу көннәрдә iPadлар белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә бәйгедә 237 мең мәктәп баласы катнаша. Балалар инде 279 мең өлкән буын кешесенең тормышын җиңеләйткән. Хәзер алар өйләреннән чыкмыйча гына фатир, ут, су, газ өчен һәм штрафларны түли ала. Электрон сыйфатта башкарылган һәр түләү өчен укучыларга баллар бирелә. Җиңүчеләр исә шул баллар исәбе буенча билгеләнә.
Бәйгенең икенче этабы 25 майдан алып 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Күптән түгел җиңүчеләр исеме дә билгеле булды. Бу юлы 153 малай һәм кыз IT-чемпион булды. Шушы көннәрдә аларга лаеклы бүләкләре – iPad планшетлары тапшырыла.
Икенче этап нәтиҗәләре буенча иң күп баллны Тукай районының 9 сыйныф укучысы Закирова Алсу (3708 балл), Казан шәһәренең Совет районы 11 сыйныф укучысы Самигуллин Тимур (2948 балл) һәм Актаныш районы 9 сыйныф укучысы Нуртдинов Айрат (1554 балл) туплаган.
Бу юлы җиңүчеләрне бүләкләүне территориаль зоналар буенча үткәрергә булганнар. Әйтик, кичә беренче 39 укучы үз бүләген алды инде. Кукмарада Кукмара, Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Теләче, Саба һәм Питрәч районнары укучыларына призлар өләштеләр. Мамадышта исә Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга, Менделевски районнарында яшәүче балаларны бәхетле иттеләр.
Бүген тантаналы чаралар Чаллы, Буа, Әлмәт шәһәрләрендә узды. Иртәгә исә чират Алексеевск һәм Казан шәһәрләренә җитә.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt