belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республикакүләм яшьләр фестивале узачак

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республикакүләм яшьләр фестивале узачак

12 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республикакүләм яшьләр фестивале узачак
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Казан

2013 елның 27 сентябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды һәм “Сәләт” яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ҖЧҖ “Казанның синтетик каучук заводы”, Галиәскар Камал исемендәге ТДАТ һәм «Rif-Records_SLT» тавыш яздыру студиясе ярдәме белән Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республикакүләм яшьләр фестивале уздыра.

Чара 2013 елның 27 сентябрендә Актерлар йортында узачак. Адрес: ТР, Казан шәһәре, Щапов урамы, 37нче йорт.

Катнашырга теләгән яшьләргә 2013 елның 25 сентябренә кадәр әлеге адрес буенча гариза тутырып җибәрергә кирәк: 420111, ТР, Казан шәһәре, Островский урамы, 23нче йорт, 8, т.8(843) 292-22-53, +7(917) 223-95-54, e-mail:xat@selet.biz.

(Мәгълүмат оештыручылардан алынды)

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.09.2013 - 14:51):https://belem.ru/node/4380