Яшел Үзән Идел буе галимнәрен җыя
26-27 июнь көнне Казан дәүләт университетының Яшел Үзәндә урнашкан филиалында “Табигый мохитне радиофизик яктан тикшеренү һәм мәгълүмати системалар” исемле Идел буе яшьләр фәнни конференциясе узачак. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты, Яшел Үзән башкарма комитетының “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе”, “Радиодулкыннар таралышы” комплекслы мәсьәлә буенча Россия Фәннәр академиясе Фәнни советының Идел буе бүлеге һәм В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты оештыра.
Конференциянең географиясе киң. Мәскәү, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Казаннан студент һәм аспирантлары, яшь галимнәр һәм укытучылар бу өлкәдәге фәнни казанышлары белән уртаклашачак.
Форумның эше өч тематик секциягә бүленгән. Яшь галимнәр хәзерге вакыт өчен актуаль саналган темаларга докладлар яклар, дип көтелә.
Конференциянең программасын Казан дәүләт университеты рәсми сайтыннан табып була.