Чүпрәленең балалар китапханәсендә “Табигатьне саклау – туган җирне саклау” дигән тематик семинар үтте
Семинарда чыгыш ясаучылар табигатьне саклау буенча мөһим проблемалар күтәрде, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Чүпрәле муниципаль районының балалар китапаханәсендә “Табигатьне саклау – туган җирне саклау” дигән тематик семинар үтте.
Семинарда чыгыш ясаучылар: балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Ирина Мадурова, Татар Шатрашаны авылы китапханәсе җитәкчесе А.Садыкова, Чуваш Бизнәсе авылы китапханәсе җитәкчесе Н.Пустынина, Шланга авылы китапханәсе җитәкчесе Фәридә Сәгъдиева, табигатьне саклау буенча мөһим проблемалар күтәрделәр, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Семинарда, шулай ук, “Табигый материаллардан эшләнгән балалар иҗаты” конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурста барлыгы 39 бала катнашты, алар барысы да - китапханәгә иң актив йөрүче укучылар. Ильяс Сафин, (Марс урта мәктәбе), Люция Байбулатова, (Иске Шәйморза урта мәктәбе) грамоталар белән бүләкләнде, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru