Авыл яшьләрен эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтеп, аларга үз бизнесын башлап җибәрергә ярдәм итәчәкләр
Авыл яшьләрен эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтеп, аларга үз бизнесын башлап җибәрергә ярдәм итәчәкләр. Татарстанның Яшьләр аграр берләшмәсе бу максаттан дистанцион укыту системасын эшләтеп җибәргән.
Барыбыз да белә - авыл җирендә эшсезлек мәсьәләсе бик кискен тора. Биредә яшәүче яшьләр өчен мөмкинлекләр бигрәк тә чикләнгән. Олы тормышка аяк басучы авыл егет-кызлары үз-үзен кая куярга белмичә интегә. Эшмәкәрлек исә бу очракта яшь буынга яңа киңлекләр ачар дип ниятләнә.
“Соңгы елларда дәүләт үз эшен булдырырга омтылучыларга теләктәшлек күрсәтеп субсидияләр бирде. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, бизнесмен булу теләге һәм финанс ярдәм генә аз. Яшьләргә бик еш икътисади белем һәм практик күнекмәләр җитми”, - ди Яшьләр аграр берләшмәсенең төбәк бүлеге җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина.
Үз эшеңне башлауга беренче адым – бизнес-план төзү. Аны дөрес язу ярты уңыш дигән сүз. Иң перспективалы башлангыч та, эш нечкәлекләренең уйланып бетмәве аркасында барып чыкмаска мөмкин. Ярый ла, шәһәр җирендә эшмәкәрлек нигезләренә махсус курсларда төшенергә була. Авылда исә бизнес-белем алу шактый авыр. Әмма югары технологияләр бу чикләрне бетерә.
“Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасы кысаларында ачылган бушлай он-лайн курслар берьюлы меңнәрчә кешегә белем алырга мөмкинлек бирә. Курсларны тәмамлаган студентлар бизнес-план төзергә, аны уңышлы якларга тиеш. Моннан соң аларга дәүләт үрнәгендәге сертификат биреләчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt