Азнакайда быел 4 мәктәпкә 75 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган
10 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Быел Азнакай муниципаль районындагы 4 мәктәптә республика программасы буенча 75 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Бу эшләргә җирле бюджеттан да 15 миллион сум бирелгән. Шулай ук Бирючевка балалар бакчасында, Карамалы, Татшуган авыллары мәктәпләрендә ремонт эшләре башкарылган. Шәһәрнең 10 нчы, Тымытык авылы балалар бакчаларының, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең түбәләре алыштырылган.
Өч авыл мәктәбендә санитар узеллар төзелгән, 13 объектта су фильтрлары куелган, савыт-саба, ашханә җиһазлары, йомшак инвентарь, су җылыткычлары, парталар, балалар өчен мебель алынган. Шулай ук Универсиада авылыннан 233 данә ашханә мебеле һәм җиһазы кайткан.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat