belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина турында фильм күрсәтеләчәк

Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина турында фильм күрсәтеләчәк

5 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина турында фильм күрсәтеләчәк
Яңалык
belem.ru яңалыклары

“Голос” проектының яңа сезонында Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина турында фильм күрсәтеләчәк. “Голос. Кадр артында” исемле документаль цикл беренче сезон финалистларының иҗат юлы белән таныштырачак. Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Маргарита Позоян җыр дөньясына ничек аяк басулары турында сөйлиячәк. Фильмда алтын тавышлы кызларның остазлары да чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта яңа сезонда иң яхшы тавыш исеме өчен көч сынашачак конкурсантларның исемнәре игълан ителәчәк.

Чыганак: http://tatarile.org

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 05.09.2013 - 14:28): https://belem.ru/node/4350