belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Транспорт һәм юл билгеләре

Транспорт һәм юл билгеләре

4 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Транспорт һәм юл билгеләре
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең 82 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәйруллина Ләйсән Миннехан кызы

I. Оештыру.

II. [з] авазына тизәйткеч.

Озын-озын, озын юл,

Озын юлга чыкты ул.

Озын юлда озак йөреп.

Очына барып чыкты ул.

III. Табышмаклар:

а) Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. (Трамвай)

б) Уф итәр, пуф итәр,

Төкеренер дә пошкырыр.

Пошкарса да алып китәр,

Акча түләсәң, илтәр. (Поезд)

в) Канаты бар – йоны юк.

Үзе бара – юлы юк. (Самолет)

Балаларга сораулар.

- Трамвай, поезд, самолет – бер сүз белән ничек атыйбыз?

- Транспортны нинди төрләргә бүлергә була?

- Нинди коры җир транспортларын беләсез?

- Ни өчен алар шулай атала?

Әңгәмә үткәрү.
- Юлда аварияләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Транспортның туктавын кайда көтәләр?

- Сез ничек уйлыйсыз без урамга чыккач кемгә әйләнәбез? (Җәяүлеләргә)

- Кемне җәяүле дип әйтергә мөмкин?

- Ә пассажир кем ул? (Транспортта йөрүчеләр)

- Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да яхшы ярдәмчеләре бар. Ничек уйлыйсыз кемнәр алар? (светофор, юл инспекторы, юл билгеләре)

- Юл чатында нәрсә тора? (Юл чатында светофор тора)

- Светофор да ничә төс бар?

- Ә җәяүлеләр өчен светофорның ничә төсе бар?

- Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә?(балалар кәнәфие)

- Әйдәгез әле, балалар, балалар кәнәфие сүзен кабатлыйк, пышылдап әйтик, кычкырып әйтик.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Транспорт һәм юл билгеләре3.18 MB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Тормыш иминлеге нигезләре
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 05.09.2013 - 13:20):https://belem.ru/node/4347