Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбендә белем алучыларга бу атнада грантлар тапшырылачак
Яңа уку елына ТР Хөкүмәте 105 грант бүлде.
КФУ карамагындагы Мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбендә (ИТИС) белем алучы егетләр һәм кызларга бу җомгада Казан IT-паркында грантлар тапшыру тантанасы узачак.
Әлеге югары мәктәп ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “IT-парк” югары технологияләр паркы теләктәшлегендә 2011 елда ачылган иде. Биредә белем алу түләүле нигездә оештырылган. Әмма информатика, математика һәм рус теленнән БДИ дан иң күп баллар җыйган абитуриентларның укуга грант алу мөмкинлеге бар.
Мәсәлән, 2011/2012 уку елында IT-парк студентларга гомуми күләме 2,2 млн сумлык 30 шәхси грант бүлде.
Югары мәктәптә белем алуның беренче елы 74700 сум тора. Узган уку елында БДИ дан югары баллар алган 120 егет һәм кыз IT-парк грантларына ия булды. Сессияне “бишле” һәм “дүртле”гә тапшырган студентларның икенче уку елы өчен дә грантлар алу мөмкинлеге бар.
Яңа уку елына ТР Хөкүмәте 105 грант бүлде. Быел, беренче тапкыр буларак, БДИ дан югары баллар җыйган абитуриентларга грант ярдәмен кайбер төбәк IT-компанияләре дә күрсәтте, дип хәбәр итәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru