Лаеш районының Комлы Кавал авылында яңа балалар бакчасы ачылды
3 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ул 140 урынга исәпләнгән.
Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә бар да бар: 6 төркем, музыка һәм физик культура заллары, медицина блогы, хуҗалык блогы, 6 уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданы.
Балалар бакчасы дәүләт-шәхси партнерлык программасы буенча төзелгән. “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖ төзелеш өчен 30 миллион сум акча инвестицияләгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru