Музей экспонатлары концерт куя
«La Primavera» Казан камера оркестры һәм Татарстанның Милли музее яңа проект ачып җибәрде. I күчмә музыкаль-музей фестивале «Колесница Клио. Музыкальные страницы истории края» дип атала.
Яңа проектның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Рөстәм Абязов.
«Музей бәлкем концерт куяр өчен бик үк уңайлы зал түгелдер. Ләкин музыка бездә еш яңгырый. Бүгенге вакыйга да музейда музыка идеяләрен яңгырата», - диде фестиваль ачылышында Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.
Гадәти булмаган чарага халык бик күп килгән иде, дип хәбәр итә Камера оркестрының матбугат үзәге. Музыка һәм музей тормышыннан битараф булмаучыларга ядкарханәнең музыкаль каталогында сакланучы экспонатлар белән якыннан танышырга һәм аларның яңгырашын ишетергә мөмкинлек бирелде.
Татарның беренче скрипкачысы Заһид Хәбибуллинның уен коралы ничәме еллар яңгырамый торган иде. Ә маэстро Рөстәм Абязов истәлекле музыка коралында “Тукай образлары” сюитасыннан татарның атаклы “Тәфтилләү” көен башкарды. Шулай ук Рөстәм әфәнде Заһид Хәбибуллин яңгыраткан көйләргә нисбәтле истәлекләре белән дә уртаклашты.
Атаклы дирижер, Татарстан республикасының Симфоник оркестрына нигез салучы Натан Рахлин алты кыллы гитарада уйнарга яраткан. Бу музыка коралы да музей фондында саклана. Музыкант Виталий Харисов ярдәмендә аның яңгырашын да ишетергә насыйп булды. Гармунчы Рөстәм Вәлиевнең йөгерек бармаклары Фәйзулла Туишевның гармуннары һәм гармунчыклары төймәләрендә йөгереп алды.
Концертта Муса Җәлил оныгының баласы, яшь скрипач Михаил Митрофанов та чыгыш ясады.
Киләчәктә фестиваль Болгар, Зөя тарихи урыннарда, шулай ук Сәйдәш, Тукай музейларында да чыгыш ясарга җыена. Яңа проект 2014 елның 18 маенда Милли музеда төгәлләнәчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt