Белем көнендә “IT-чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясала
Өченче этап җиңүчеләре декабрьдә билгеле булачак.
1 сентябрьдә “IT-чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалачак. Хәзерге вакытта бәйгедә 236 меңнән артык укучы катнаша. Алар 278 меңнән артык өлкән гражданны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) эшләргә өйрәткән.
Бәйгенең икенче этабы йомгаклары буенча, һәр муниципаль районнан иң актив катнашкан өчәр укучыга iPad планшетлары тапшырылачак. Белгәнебезчә, бәйге ел азагына кадәр өч этапта уза. “Иң актив укучы” номинациясенең чираттагы җиңүчеләрнең исеме декабрьдә мәгълүм булачак.
“IT-чемпион” бәйгесе быел 1 мартта старт алган иде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, конкурсны уздыру дәверендә йөзләрчә укучылар тупланган балларын истәлекле бүләкләргә алмаштырырга өлгергән. Алар арасында силикон беләзекләр, бәйге символикасы белән магнитлар, флэшкалар, бәйге спонсорларыннан рюкзаклар аеруча зур сорау тапкан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru