"Наш лучший учитель" ("Безнең иң яхшы укытучыбыз") грантын алучылар исемлеге
29 Aug, 2013 root 0
Белем.ру порталы үзенең кулланучыларын кичә - 28 нче август көнне кул куелган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 3163/13 номерлы "Наш лучший учитель" грантына дәгъва кылу республика бәйгесен үткәрү нәтиҗәләре турында" карары белән таныштырырга ашыга.
Быел әлеге грантка 8449 укытучы дәгъва кылган, экспертлар комиссиясе нәтиҗәләре нигезендә бәйгедә катнашкан 1748 укытучыга әлеге грантны тапшыру турында карар кылынган.
Шунысы сөенечле, әлеге дәрәҗәле исемгә 290 га якын татар теле һәм әдәбияты лаеклы булган! Белем.ру порталы әлеге исемгә лаек булган барлык укытучыларны чын күңелдән котлый!
Карар белән танышу өчен әлеге сылтама буенча күчегез.