Яшел Үзәндә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге югары дәрәҗәдә
29 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Полиция хезмәткәрләре белем бирү биналарында кизү торуны дәвам итәчәк.
Яшел Үзән муниципаль районы терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләсе тикшерелде.
Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Константин Малыгин мәктәпләрне кабул итү барышында әзерләнгән чаралар турында сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, мәктәпләрнең уку елына әзерлеге югары дәрәҗәдә, ә уку елының беренче декадасында полиция хезмәткәрләре белем бирү биналарында кизү торуны дәвам итәчәк. Белем көне уңаеннан аеруча зур игътибар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru