Журналлашабыз. «Сабантуй» газетасы да форматын үзгәртә
28 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бу турыда бүген "Идел-Пресс"та узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Журнал айга ике тапкыр чыгачак.
Электрон версияләренә дә зур игътибар бирмәкчеләр. Ул мультимедиа материаллары белән баетылырга тиеш.
Шулай ук "Салават күпере" һәм "Ялкын" журналларын да үзгәрешләр көтә.
Моңарчы исә "Мәгърифәт" газетасының "Гаилә һәм мәктәп" журналы булып чыга башлавын хәбәр иткән идек.
Чыганак: http://matbugat.ru