Алда Мәскәү, Кремль, Бал!
«Выпускник–2008» исемле Россиякүләм бал быел 23–24 июнь көнне Мәскәү шәһәренең Дәүләт Кремль Сараенда узачак. Театральләштерелгән әлеге тамаша укучыларның гомуми урта белем бирү оешмаларын уңышлы тәмамлауга багышлана.
Татарстан Республикасының сигез чыгарылыш сыйныф укучысы да балга чакырулы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге. Кызлар–егетләр арасында төрле олимпиада, конкурс, спорт ярышлары җиңүчеләре бар.
Делегация 22 июньдә Мәскәүгә китә, ә 25 көнне аларны Казанда каршы алачаклар. Делегацияне Казанның 122нче гимназиясендә информатика предметын укытучы Рәйсә Миңнеголыва җитәкли.
Программа төрле кызыклы чараларга бай. Эстраданың популяр җырчылары чыгышында зур концерт, Кызыл мәйданда – фейерверк, аннан иртәнге алтыга кадәр дискотека. Шулай ук абитуриентлар Кремль диварлары янында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр куячак.
Әлеге чара федераль телевидениедән туры эфирда күрсәтеләчәк.
Беркетелгән файлда балга барачак укучылар исемлеге бирелә.