belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Бөгелмәдә Шүрәле пәйда булды

Бөгелмәдә Шүрәле пәйда булды

28 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бөгелмәдә Шүрәле пәйда булды
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Бөгелмә

Быел Бөгелмәнең үзәк мәй­данында төзекләндерү эш­ләре барышында Габдулла Тукайның әкият поэмасы герое Шүрәле сынын урнаштырдылар. Экспонатны Бө­гелмә сынчысы Андрей Майер ясаган.

Аның биеклеге – 2,65 метр, авырлыгы 3 тоннадан артык. Әкият герое бетоннан коелган, махсус тышча белән эшкәртелгән. Шүрә­лене автор ярты ел эшләгән. Бөгелмә шәһәре архитекторы Марсель Каюмов әйтүенчә, сынны бирегә урнаштыру бик отышлы, чөнки бу әкият герое бөгелмәлеләрнең яшенә дә, картына да бик таныш. Өс­тәвенә әкият кунагы бөгел­мәлеләрнең яраткан ял итү урынына милли аһәң биреп тора.

Чыганак: http://tatarile.org

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 29.08.2013 - 11:43):https://belem.ru/node/4298