Сарман урта мәктәбенә 17 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган
Мәктәп 1 сентябрьне тулы әзерлек белән каршы ала.
Республиканың капиталь ремонт программасына кертелгән Сарман урта мәктәбе сентябрьне тулы әзерлек белән каршыларга җыена. Республика бюджетыннан моның өчен мәктәпкә 17 миллион 323 мең 200 сум акча бирелгән.
Җирле казнадан бүленгән 1 миллион 87 сумга медицина кабинетын процедуралар, табиб консультациясе үткәрү бүлмәләре итеп үзгәртеп кору, ашханә стенасына плиткалар ябыштыру, мәктәпнең икенче һәм өченче катларындагы идәннәрне алыштыру һәм беренче катта гардероб урыны булдыру кебек эшләр башкарылган.
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында, “Норлатнефть” идарәсе җитәкчесе Илгиз Салиховның булышлыгы белән гардеробка заманча кием элгечләр алынган, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru