Кадетлар ял итә
20 Jun, 2008 Сылу
Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Тәтешнең иң шәп кадетлары тиздән Кара диңгез ярына ял итәргә китәчәк. 12–15 яшьлек 100 кыз һәм малай “Кадет” исемле профильле республикакүләм сменада сәламәтлеген ныгытачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Смена дәвамында укучылар төрле спорт чараларында, конкурсларда катнашачак, шулай ук экскурсияләр, Кырым музейларына һәм архитектура һәйкәлләренә сәяхәт тә каралган.