Студент уку йортын судка биргән
19 Jun, 2008 Сылу
Иртәгә Казан шәһәренең Вахитов районы суды Казан дәүләт технология университеты студенты Михаил Киндерның дәгъвасын карарга тиеш. АГОРА хокук саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Михаилны көчләп наркотик куллану–кулланмауга тест узарга мәҗбүр итмәкче булганнар. Студент бу процедураны үтүдән катгый баш тарткач, аны сессия бирүдән мәхрүм итәләр.
Михаилның үз сүзләренә караганда, ул наркотикларга тискәре карашта, аны кулланганы да булмаган. Ләкин әлеге тест узуны үзе өчен кимсенү буларак кабул итә. Югары уку йорты җитәкчелеге эшчәнлеген закон кысаларында башкарамы? Студент шуны ачыклар өчен судка мөрәҗәгать итә.
Чыганак: www.5ballov.ru