Татарстанда чиратлар зур булган урыннарда шәхси балалар бакчаларын оештыру таләп ителәчәк
Быел - 5 меңнән артык бала, 2015 елга кадәр 29 меңгә якын бала бакча белән тәэмин ителәчәк.
Татарстанда балалар бакчаларына булган чиратларны бетерү максатыннан, “Юл картасы” эшләнгән. Чаралар федераль һәм республика бюджеталарыннан финанслана. 2016 елга мәктәпкәчә яшьтәге барлык балалар да бакчага йөрергә тиеш. Бу хакта Арчада узган август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Быел - 5 меңнән артык бала, 2015 елга кадәр 29 меңгә якын бала бакча белән тәэмин ителәчәк.
Республикада шулай ук шәхси булмаган балалар бакчалары да эшләп килә. Быел аларның саны 28гә җиткән. “Бу өлкәне үстерү бурычы мөһим булып кала бирә. Чиратлар зур булган, яңа урыннар өчен субсидияләр бүлеп бирелгән урыннарда шәхси балалар бакчаларын оештыруны таләп итәчәкбез”, - диде министр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru