Яшьләрнең “Саф караш” ачык Республика социаль экологик реклама конкурсы
2013 елның июль-октябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы яшьләрнең “Саф караш” ачык республика социаль-экологик реклама конкурсын үткәрә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә.
Конкурста Россия Федерациясе гражданы булган, 35 яшькә кадәрге кешеләр (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
Номинацияләр:
1. Социаль плакат
2. Социаль видеоролик
3. Кыска метражлы фильм
4. Мультипликацион фильм
5. Гаджетка төшерелгән видео
Эш темалары:
“Тирә-якта яшел дөнья”
“Чүп-чарсыз яшәү”
“Эко-технологияләр”
“Экологик белем бирү”
“Эко стилендә яшәү”
“Экологик чиста транспорт”
“Экологик җәмәгать оешмалары”
Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр (HD форматында видео төшермәле фотоаппаратлар, ноутбуклар, планшетлар) тәгаенләнгән.
Эшләр 2013 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Контактлар: Валиуллин Дамир Фаргатович
Телефон: (843) 267-68-11
E-Mail: Damir.Valiullin@tatar.ru
Лобашова Мария Сергеевна
Телефон: (843) 267-68-26
E-Mail: Mariya.Lobashova@tatar.ru
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән әлеге яңалыкка беркетелгән нигезләмәдән укып таныша аласыз.