Татарстанның мөмкинлекләре чикләнгән 27 укучысы имтихан бирде
Татарстан Республикасының сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар укучы уку оешмаларыннан 27 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын бирде. Алар арасында 2 бала бөтенләй күрми, 17 укучы начар күрә, 8 баланың теге яки бу дәрәҗәдә хәрәкәтләре чикләнгән. Бөтенләй курмәүче ике кыз аеруча рус теленнән БДИны яхшы биргән. Казан кызы 94 балл, ә Лаеш укучысы 60 балл җыя. Алар өчен махсус рельеф-нокталы шрифтка күчерелгән БДИ экземплярлары әзерләнгән.
Ә начар күрүчеләр өчен әлеге бланклар берничә тапкыр зурайтылып бирелгән. Хәрәкәтләре чикләнгән укучылар өчен Казан, Яр Чаллы имтихан тапшыру пунктларында аерым аудиторияләр эшләгән. Беренче катта урнашкан әлеге бүлмәләрдә алтышар чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан биргән. Биредә озак утыра алмаган балаларга медицина ятаклары урнаштырылган. Мондый балаларга имтихан бирү вакыты да 1-1,5 сәгатькә озайтылган.
Боларны Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова сөйләде.