Казанда классик шахмат буенча ТР беренчелеге старт алды
Ярышлар Швейцария системасы буенча 9 турда үсмер егетләр һәм кызлар арасында аерым уза.
Кичә Казанда Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә 11,13, 15, 17 һәм 19 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында классик шахмат буенча чираттагы Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды. Стартка кадәр үк ярышларда катнашучылар саны буенча рекорд куелды – 306 спортчы. Алар арасында Ярышларда Актаныш, Әлмәт, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Җәлил, Яшел Үзән, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш, Чистай һәм Казанның барлык районнарыннан вәкилләр бар.
Ярышлар Швейцария системасы буенча 9 турда үсмер егетләр һәм кызлар арасында аерым узып, ноябрь башында үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу турниры рәвешендә оештырыла. Беренчелекнең баш судьясы – Софья Матвеева.
Классик шахмат буенча ярышларга нәтиҗәләр 28 нче августта ясалачак. Тизйөрешле шахмат буенча ТР беренчелеге 29 нчы августта башланачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru