2014 елгы БДИ биремнәре географик пояслар буенча бүленәчәк
Бу хакта Рособрнадзорның яңа башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итә.
“БДИ биремнәренең диңгез буе илләреннән башкаларга таралуы һәм аларның башка төбәкләрдәге БДИ биремнәре белән туры килүе, башка еллардагы кебек, киләсе елда кабатланмаячак. 2014 елда биремнәр КҮМнәр географик киңлекләр буенча билгеләнәчәк”, — дип белдерде ул.
Быел БДИ 27 майдан алып 19 июньгә кадәр барды. Рособрнадзорның имтиханга кесә телефоннарын алып килмәскә, интернеттан җавапларны сатып алмаска дигән кисәтүләренә карамастан, имтихан барышында күп кенә тәртип бозулар булган. Имтиханнан соң социаль челтәрләрдә КҮМнәр, аларга җаваплар урнаштырылган һәм чыгарылыш укучылары биремнәрен фотога төшереп имтиханнарга кергәннәр.
Инде имтиханнар башланыр алдыннан ук “Кайнар линия”гә 4 меңгә якын шалтыратучы булган. Ата-аналар укытучыларның түбән квалификацияле булуларына, БДИ биремнәренең җаваплары интернетта басылып чыгулары турында шалтыратып зарланганнар.
Россиянең фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов июнь башында ук башлангыч балларның БДИ имтиханнарына гына түгел, шул ук вакытта портфолио мәгълүматларына, аттестат билгеләренә дә караячагын белдерде.