«Милләтебез хәзинәләре»нең чираттагы сменасы тәмам булды
5 август көнне башланган “Милләтебез хәзинәләре” җәйге сменасы ахырына якынлашты. 18 август көнне “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм лагерь әйдәманнары Россия төбәкләреннән җыелган балаларны өйләренә озатып җибәрделәр.
Ике атнага сузылган “Милләтебез хәзинәләре” лагереның быелгы сменасы тәмам булды. Быел сменада Татарстан һәм Казахстан республикаларыннан, Россиянең 12 төбәгеннән җыелган 167 бала катнашты.
Мавыктыргыч һәм продуктив булган һәрбер көн балалар күңелендә бары тик уңай хис-кичерешләр калдырды. Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы» кебек конкурсларда балалар үзара көч сынашып үзләренең лаеклы урыннарын яуладылар. 14 көн дәвамында балаларга иҗади мөмкинлекләрен чынга ашырыр өчен мәйдан булдырылды. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышты. Моннан тыш башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырылды, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылынды.
Чыганак: http://mc-idel.ru/tt