Саннар патшалыгына сәяхәт
Максат:
1. Укучыларны сан сүз төркеме белән таныштыру.
2. Телебезгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, аралашу күнекмәләре булдыру;
3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы:
-яңа теманы өйрәнү.
Метод һәм алымнар:
-аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.
Дәрес технологиясе:
-иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.
Материал һәм җиһазлау:
-дәреслек, компьютер, проектор, презентация, интерактив такта, күрсәтмә материал, белемнәрне бәяләү өчен нетбуклар.
Тактада җөмлә бирелгән.
Юмарт бабай миңа биш конфет бирде (слайд 1) .
-Үткән дәрестә өйрәнгән сүз төркемен әйтегез әле?
-Юмарт, ул нинди билге?
-Предметның тагын нинди билгеләре була?
-Сыйфат ачыклаган исемне әйтегез?
-Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?
-Без таныш булмаган сүз төркеме бармы монда? Без бүген саннар яши торган патшалыкка сәяхәткә чыгарбыз. Бу патшалык бик еракта урнашкан. Юлыбыз озын булыр. Татарстаныбызда яши торган төрле милләт егетләре һәм кызлары безгә юл күрсәтерләр (слайд).
-Патшалык булгач, аның хәзинәсе дә була инде. Хәзинәне кайда саклыйлар?
Әлбәттә, сандыкта. Менә без шул сандыкны эзләрбез. Бу сандыкны иң тырыш, дус, ярдәмчел сәяхәтчеләр генә таба ала. Саннар патшалыгына барганда безгә төрле милләт егетләре һәм кызлары очрар. Алар, безне каршы алып, юл күрсәтерләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Саннар патшалыгына сәяхәт | 23.56 MB |