Җәмәгатьчелектән күзәтүчеләр чыгарылыш имтиханнарында гына түгел, предмет олимпиадаларында да булачак
Бу хактагы документны РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган.
Яңа уку елыннан җәмәгатьчелектән күзәтүчеләр мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарында гына түгел, предмет олимпиадаларында да булачак дип көтелә. Бу хактагы документны РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган.
Әлеге кагыйдәләр агымдагы елның 1 сентябреннән мәгариф турында закон көченә керү белән бәйле рәвештә эшләнгән.
Бу документ буенча җәмәгатьчелектән күзәтчеләр Бердәм дәүләт имтиханы вакытында да, бөтенроссия һәм башка төрле олимпиадалар уздырылганда да анда булырга хокуклы.
Җәмәгатьчелектән күзәтүчеләр булып эшләүчеләрне теркәү тәртибе нигездә шул килеш кала. Шул ук вакытта күзәтүчеләр була алмый торган затлар исемлеге дә зурая. Анда мәгариф министрлыгы, РФнең Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге, белем бирү учреждениеләре булган оешмалар хезмәткәрләре кертелә. Шулай ук чит илләрдәге белем бирү оешмаларын гамәлгә куючылар һәм аларның хезмәткәрләре дә җәмәгатьчелектән күзәтчеләр була алмый, дип хәбәр итә РИА “Новости”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru