Республиканың иң яхшы мәктәп директорлары билгеле булды
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Безнең иң яхшы мәктәп директоры” республика гранты җиңүчеләрен игълан итте. Бу исемлеккә республика шәһәр һәм районнарының 75 мәктәп директоры кергән.
Әлеге грант Татарстан Республикасының 2010-2015 елларга “Киләчәк” мәгариф стратегиясенең “Безнең иң яхшы укытучы” чарасын тормышка ашыру кысаларында бирелә.
Иң яхшы мәктәп директорларын конкурска бирелгән материаллар нигезендә республика эксперт комиссиясе сайлап алган. Министрлык сайтында рәсми мәгълүматка караганда, грантның күләме 50 мең сум тәшкил итә һәм эш хакына өстәмә итеп бер тапкыр бирелә.
Әлеге грант Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә идарә эшчәнлегендә инновацион алымнар куланырга этәрү һәм бүләкләү максатыннан гамәлгә куела. Һәм уңышлы эшләүче җитәкчеләрне барлау, директорларның уңышлы эш тәҗрибәсен тарату, идарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру бурычын куя.
Чыганак: http://tatarile.org