Бөтен дөньядагы татарлар өчен "Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?" конкурсы
Татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту максатыннан чыгып, Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) яңа бәйге игълан итте.
Конкурс 2013 нче елның 20 августында башланып китә һәм 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйгедә 14 яшьтән 60 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша алалар.
Бәйгенең комиссиясен (жюрине) ТИҮ билгели. Жюри барлык конкурс эшләрен тикшерә, бәйгедәге эшләрнең эчтәлегеннән чыгып, дөреслеккә туры килүен исбатлап, темаларны тулаем ачыклап, бердәм формада рәсмиләштереп, хаталар һәм ялгышлыкларның юклыгын исәпкә алып, җиңүчеләрне һәм лаеклы катнашучыларны билгели.
Бәйге эшләре 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә. Бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 нче елның 25 гыйнварында булачак.
Конкурсның нәтиҗәсе буенча:
1 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 50 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
2 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 30 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
3 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 20 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
Шулай ук бәйгенең хөрмәткә лаеклы 7 катнашучысы мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнәчәк.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат: http://tatar-centr.blogspot.ru/2013/08/blog-post_15.html
Фикерләр
garryson
16 Сентябрь, 2013 - 21:44
Permalink
Бик яхшы идея, кирәкле
Бик яхшы идея, кирәкле конкурс! Әлеге бәйгенең исеме дә саф татарча булсын иде, дигән теләктә калабыз.
Кунак
20 Август, 2013 - 21:45
Permalink
Кайдан минем тамырларым.
Кайдан минем тамырларым.http://vk.com/konkurs_tatar
Кунак
16 Август, 2013 - 17:22
Permalink
Бик яхшы идея, кирәкле
Бик яхшы идея, кирәкле конкурс! Әлеге бәйгенең исеме дә саф татарча булсын иде, дигән теләктә калабыз.