Галимнәр 360 террабайтлы электрон хәтер җайланмасы уйлап тапканнар
Күптән түгел галимнәр 360 террабайтлы электрон хәтер җайланмасы уйлап тапканнар. Әлеге җайланма мәгълүматны миллион еллар саклый ала.
Британиядә Саутгемптон университеты һәм Эйндховен технология университеты галимнәре белән берлектә мәгълүматны яңача саклау һәм яздыру технологиясен булдырганнар. Алар кварцтан ясалган дискка мәгълүматны яздырып укый алу мөмкинлеген булдыра алганнар.
Электрон хәтер җайланмасының мәгълүматны саклау вакыты чиксез дияргә була. Тулаем алганда ул 360 Тб информацияне сыйдыра ала. Диск – 5D-саклагыч кварц пыяласыннан, аның эчендә фемтосекунд лазер ярдәмендә нокталар яндырыла. Нокталарны яндыру катлам-катлам, диск өслегеннән 140 мкм ераклыкта башкарыла. Эксперимент вакытында 1 ноктага дүрт һәм 1 бит мәгълүмат яздырып тикшереп караганнар.