Самарада Гөлсинур Гафурова-Рәхмәтуллинаның “Йөрәк хисләрем” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Самараның "Азан" мөселман газетасы редакциясендә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче милләттәшебез Гөлсинур Гафурова-Рәхмәтуллинаның “Йөрәк хисләрем” дип аталган 100 битле шигырьләр җыентыгы 120 данә белән дөнья күрде, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы.
Якыннарына, туганнарына, авылдашларына багышлап язылган шигырьдә автор үзенең уй-фикерләрен, кичерешләрен, күңел хисләрен укучыларга җиткерә. Табигатьне бик тә нык яратучы кеше буларак, автор шигырьләренең күбесен туган авылы табигатенә багышлый.
Ата-аналарны хөрмәт итү, ярату, балаларны рәнҗетергә, ташларга ярамау, ветераннарны ихтирам итеп, искә алу, югалып баручы авыл гореф-гадәтләре турында да яза Гөлсинур ханым.
Кечкенә генә форматтагы, матур итеп бизәлеп эшләнгән китап үзенең бай тематикасы, тирән эчтәлеге белән укучыны үзенә җәлеп итә. Гөлсинур Гафурова-Рәхмәтуллина, чын күңеленнән язган шигырьләре укучыларның күңелендә тиешле урын алыр, дип өметләнә.