Татарстан музыкантлары Бөтенроссия автор җыры конкурсында катнаша
“Гринландия-2013” фестиваленең максаты – патриотлык хисләре һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Агымдагы елның октябрендә “Гринландия-2013” Бөтенроссия автор җыры фестивале кысаларында читтән торып конкурс старт ала.
Фестивальдә РФ субъектларыннан һәм якын, ерак чит илләрдән аерым авторлар, башкаручылар, дуэт җырлаучылар, ансамбльләр, автор җырлары клублары һәм үзәкләре катнаша ала.
“Гринландия-2013” фестиваленең максаты – патриотлык хисләре һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Фестивалдә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга мөмкин. Беренче тур 19-21 июльдә Киров өлкәсендә, Башарово авылы тирәсендә Быстрица елгасы ярында узды. Биредә ачык һавада Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия, Украина, Латвия, Израиль, Германия, АКШтан 1,5 мең чамасы конкурсант килгән.
Фестиваль лауреатлары арасында казанлылар да бар иде. “Ледокол Пушкин” ансамбле автор җыры конкурсында җиңү яулады, Владимир Салмаков төп конкурс дипломанты булды, ә Артур Юрасов – “Романтики дальних дорог” шигырь конкурсында дипломант.
Читтән торып уздырыла торган конкурс 2013 елның октябреннән башлап 2014 елның мартына кадәр узачак. Конкурс турында тулырак мәгълүматны “Гринландия-2013” рәсми сайтында белә һәм заявка бирә аласыз, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru