Казанда татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйрины искә алу көне үткәрелә
Башта Иске Татар зиратында Каюм Насыйриның каберен зыярат кылу ниятләнә.
16 августта Казанда мәгърифәтче, язучы, галим, татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйрины (1825-1902) искә алу көне үткәрелә. Август аенда аның вафатына 111 ел була.
Искә алу көненә Каюм Насыйриның нәселен дәвам итүчеләр, аның якташлары һәм музей кунаклары чакырылган. Сәгать 10:00 Иске Татар зиратында Каюм Насыйриның каберен зыярат кылу ниятләнә. Сәгать 12 дә исә К.Насыйри музеенда “Ходай мине язар өчен яраткан...” дип исемләнгән чара була. Кунаклар игътибарына “Казаным минем” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителә. Шулай ук музей һәм “Хәтер бакчасы” буйлап экскурсияләр дә оештырыла. Әлеге чара чәй табыны янында дәвам итәчәк.
Каюм Насыйриның иҗаты һәм тормышы белән кызыксынучыларны әлеге чарага көтеп калабыз, дип мөрәҗәгать итә Каюм Насыйрины искә алу кичәсен оештыручылар. Бу чараны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм Каюм Насыйри музее оештыра, дип “Татар-информ” агентлыгы аша игълан итә ТР Милли музейның матбугат үзәге.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru