Алмания татарларының көзге җыены
13 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
14 сентябрьдә Майндагы Франкфуртта Алмания татарларының традицион көзге җыены узачак. Көзге җыенның максаты - Ауропа һәм аеруча Алмания татарларын бергә туплау, туган телдә аралашу, милли үзаңны үстерү.
Чара Алманиядә генә түгел, Ауропаның башка илләрендә яшәүче татарларны да җәлеп итә. Бу көнне Казаннан да кунаклар чакырыла. Татарларны чәй табыны, милли уеннар, музыкаль чыгышлар көтә.