belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстаннан бию театры халыкара конкурста җиңгән

Татарстаннан бию театры халыкара конкурста җиңгән

12 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татарстаннан бию театры халыкара конкурста җиңгән
Яңалык
belem.ru яңалыклары

“Мизгел” (“Мгновение”) театры коллективы 5 бию тәкъдим иткән.

“Мгновение” (“Мизгел”) бию театры халыкара сәхнәдә Татарстанны лаеклы рәвештә тәкъдим итте, ул Пекинда “Россия – Китай. Жемчужина Востока” (Россия – Кытай. Көнчыгыш хәзинәсе) конкурсы-фестивалендә Гран-при яулаган.

Халыкара конкурста Россия, БДБ илләре һәм Кытай шәһәрләре иҗат коллективлары катнашкан. Татарстанлылар 5 бию: «Небо», «Зажигай!», «Золотая удача», «Flash» һәм «Әпипә» - тәкъдим иткән.

Фестивальнең төп призы - зур Кытай аҗдаһасы һәм тамашачылар призы «Мизгел» бию театрына бирелгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.08.2013 - 14:50):https://belem.ru/node/4219