belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Милләтебез хәзинәләре»ндә катнашучыларга “Башмагым” спектакле күрсәтеләчәк

«Милләтебез хәзинәләре»ндә катнашучыларга “Башмагым” спектакле күрсәтеләчәк

12 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
«Милләтебез хәзинәләре»ндә катнашучыларга “Башмагым” спектакле күрсәтеләчәк
Яңалык
belem.ru яңалыклары

15 августта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Милләтебез хәзинәләре” профиль сменасы кысаларында 200 ләп татар баласына “Башмагым” спектаклен күрсәтәчәк.

“Башмагым” – музыкаль комедия. Татар драматургы Таҗи Гыйззәт белән композитор Җәүдәт Фәйзи тырышлыгы белән тудырылган 3 актлы классик әсәр яшь тамашачыларны битараф калдырмас көтелә.

Мәгълүм булганча, “Милләтебез хәзинәләре” җәйге лагере Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ел саен оештырыла. Әлеге профиль сменасында Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар ял итүдән тыш татар халкы мәдәнияте белән дә таныша.

Чыганак: http://tatarile.org

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.08.2013 - 13:15):https://belem.ru/node/4218