Самара татарларына яңа мәктәп кирәк
Шушы көннәрдә Россиянең Самара өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Чабан белән Самара Шәһәр Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Халиулловның эшлекле очрашуы узды. Татар җәмгыяте рәисе мохтариятнең эшчәнлеге турында гына түгел, ә бүгенге көндә Самара татарларын борчыган мәсьәләләр турында да сөйләде.
Өлкәдә 130 мең татар гомер кичерә, әмма Самарада әлегә бары тик бер татар мәктәбе генә эшли, анда 400 бала белем ала. Икенче мәктәп ачу ихтыяҗы бар. Мең ата-ана балаларын татар мәктәбенә бирергә теләп гариза язган.
Сергей Чабан үз чиратында милли-мәдәни берләшмәләр заманча җәмгыятьтә мөһим роль уйнавы, аларның туган халкыңның телен, традицияләрен өйрәнергә, шулай ук башка халык вәкилләренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итүе турында белдерде. Очрашу азагында Сергей Чабан белән Минәхмәт Халиуллов хезмәттәшлекне алга таба дәвам итәргә, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп чишәргә килеште.