«Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре» темасына багышланган республикакүләм август киңәшмәсе
2013 нче елның 9 нчы августында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре» темасына багышланган республикакүләм август киңәшмәсе үтәчәк.
Секция эшендә муниципаль мәгариф идарәсе башлыгы урынбасарлары, милли мәгариф буенча белгечләр, мәгълүмати-методик үзәк методистлары катнаша.
Август киңәшмәсенең секция утырышы Арча муниципаль районы белем учреждениеләре базасында үткәрелә.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, министрның беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафинның катнашуы көтелә.
Пленар утырышта «Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре», «Милли мохит шартларында туган телләрне укыту үзенчәлекләре”, «Милли мәгариф үсешендә заманча тенденцияләр», «Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм татар телен, татар әдәбиятын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр», «Туган телләрне укыту процессында интернет ресурсларны файдалану мөмкинлекләре», «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрүдә яңача идарә итү механизмнары» темасына чыгышлар тыңланачак, Арча муниципаль районы мәгариф учреҗдениеләренең эшчәнлеген яктырткан күргәзмә тәкъдим ителәчәк.
Арча шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Арча районы мәктәпләре укытучыларының татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр куллануны яктырткан мастер-класслары, үзәк мәйданда Гариф Ахунов, Габдулла Тукай исемендәге премия алучы укучылар иҗатын тәкъдир итү планлаштырыла.
Секциянең икенче өлешендә Арча шәһәре 4 нче бала үсеше үзәге, Укучылар сарае эшчәнлеге белән танышу каралган.
Фикерләр
Кунак
12 Август, 2013 - 14:56
Permalink
Пленар утырыштан...
Фотомизгелләр дә эленде: http://qushlawich.ru/node/365